Бүген, 3 апрельдә, Имәнкискә урта мәктәбе базасында район мәктәпләренең китапханәчеләре семинары булып узды. Семинар барышында тыңлаучылар ЭФУЛ буенча җитмәгән дәреслекләрне табарга, заякалар бирергә өйрәнделәр. Информацион технологияләрне эш барышында актив куллану көн тәртибендә торганлыктан, китапханәчеләр үз сайтларын булдыру өстендә мастер-класс алдылар. Семинар барышында һәрбер китапханәче үз сайтын ачты, аны беренче материаллар белән баетты. Шулай ук китапханә символикасын булдыру турында да сүз алып барылды. Китапханә Гимны, Гербы булырга тиеш дигән карарга килделәр. Символиканы исә, ата-аналарны, укытучыларны, укучыларны җәлеп итеп, конкурс формасында уздыру отышлы дип табылды. Семинар барышында мастер-классны оештырган, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы мәктәп китапханәсе сайтларының русча, татарча вариантларын, педагог-китапханәче портфолиосы сайтын, китапханәчеләрнең район методик берләшмәсе сайтларына күзәтү ясады. Мәктәп китапханәсе гимнының өч телдәге вариантын автор –башкаручы, 10 сыйныф укучысы Габдуллин Ранил тәкъдир итте. ИМЦ методисты Кадрия Хафизовна мәктәп китапханәчеләре алдында торган бурычларга тукталды. Семинарда катнашучылар үзара фикер алыштылар, үз эшләре, фикерләре белән таныштырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)