Комиссия утырышларында Лаеш районы территориясендә 2020 елгы халык санын алуга әзерлек мәсьәләләре, шул исәптән район торак пунктларының адреслы хуҗалыгы торышы мәсьәләләре карала.
Йортларда (фатирларда) номер билгеләре булмау исәпкә алучыларга кыенлыклар тудырачак. Адреслы хуҗалыкның начар торышы халык санын алу барышын акрынайтачак.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, № 131-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы 19 пункты нигезендә Лаеш районы авыл җирлекләре администрацияләре тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләре расланды, алар авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык гражданнарга кагыла.
Төзекләндерү кагыйдәләре буенча һәр кеше үз йортында номер билгеләрен мөстәкыйль рәвештә урнаштыра һәм төзек хәлдә тота. Фатир хуҗаларына килгәндә исә, фатирның номер билгесен төзек хәлдә тотарга кирәк.
Лаеш муниципаль районы Администрациясе безнең районда яшәүче һәр кешенең үз йортында номер билгесе яки фатирның керү ишекләренә номер билгесе булу-булмавын тикшерүне сорый.