Лаеш районында Covid-19га вакцинация актив үткәрелә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген безнең районда халыкны коронавирус инфекциясеннән масштаблы вакцинацияләү дәвам итә. Ул сырхауханәдә һәм районның табиблык амбулаторияләрендә гамәлгә ашырыла.

Процедура алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Белгеч тикшерү үткәрәчәк һәм барлык сорауларга җавап бирәчәк.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда, Президент билгеләп үткәнчә, вакцинация нәтиҗәсен без 2 айдан соң күрә алачакбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International