Рослесхозда 2021 елда «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урманнарны торгызу эшләрен уздыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман культуралары һәм урман янгыннары техникасы сатып алу мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2021 елга беренче күрсәткечнең проект әһәмияте 77,7% тәшкил итә. Проект буенча, быел Татарстанда 3,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла.

Проектның өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Бу елга аларның проект күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International