Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм бирү тәртибен, урман декларациясе форматына электрон формада таләпләр раслау турында» 2020 елның 30 июлендәге 539 номерлы боерыгының үз көченә керүе турында искәртеп уза.
Шулай итеп, урман декларациясе ел саен урманнардан файдалану срогы башланганчы 5 көннән дә ким булмаган чорда бер нөсхәдә тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу срогы урманнардан файдалану срогы башланган көннән 12 айдан да артмый һәм Россия Федерациясе Урман кодексының 23 статьясында күрсәтелгән урманчылыкларда агач әзерләү кагыйдәләре һәм үзенчәлекләрендә билгеләнгән очракларда озайтылырга мөмкин.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 30 июлендәге 539 номерлы боерыгы белән әлеге сылмата буенча танышырга һәм урман декларациясе формасын күчереп алырга мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/uvazhaemie-lesopolzovateli-arendatori-lesnih.htm.
Урман декларациясен тутыру буенча консультацияне 8 (843) 221-37-26 телефоны буенча алырга мөмкин.