Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов Егорьево авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының йомгаклау сессиясе эшендә катнаштылар. 2020 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән җирлек башлыгы Рифат Хәмидуллин чыгыш ясады.
Табигать саклау чаралары программасы буенча 2020 елда 1 бункер, 2 контейнер сатып алынган, 1 бункер мәйданчыгы төзелгән. Планда 3 бункер мәйданчыгы.
Баш автотранспорт заказы буенча Бима авылының Заовражная урамы буенча асфальт юл салынган. Һава электр тапшыру линияләрен ремонтлау программасы буенча Березовка һәм Пальцовка авылларында терәк баганаларын алыштыру белән электр линияләренә капиталь ремонт ясалды.
Пальцовка авылында су башнясында яңа автоматика урнаштырылды, Егорьево авылында 250 метр суүткәргеч алыштырылды, автоматика сатып алынды һәм ул язын урнаштырылачак. Каип авылында 350 метр суүткәргеч алыштырылган, 1 янгын гидранты урнаштырылган, икенче су башнясы ремонтлана, задвижкалар, кое алыштырылачак, эшләр кышкы чорга карамастан дәвам итә.
Җирлекне 465 фонарь яктырта. Хисап елында бюджет хисабына 12 ремонтланган, 16сы алмаштырылган һәм 24 яктырткыч куелган. Халыктан гаризалар килгән саен яктырту приборларын торгызу, ремонтлау эшләре алып барыла.
Хәйриячеләр хисабына Яшьләр урамы буенча юл яңартылган, Бима авылындагы Отрадная урамы 1,5 км озынлыкта асфальтланган.
Үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага су алу башнясын санитар саклау зонасы булдырылды һәм икенче башняга өлешчә ремонт ясалды.