КАДЕРЛЕ ДУСЛАР!
15 февральгә кадәр безгә шәһәребез территориясен сайларга кирәк, ул уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Алар арасында -
1. Есенин урамы буенча боз сарае янында парк зонасын төзекләндерү
2. Совет урамын төзекләндерү (Коммунальная урамыннан алып яр буе урамына кадәр )
3. Лаеш шәһәре мәйдан янындагы парк зонасын төзекләндерү
4. "Семрук" рекреацион-мәдәни паркы.
Тавыш бирү Лаеш районының рәсми сайтында уза
https://laishevo.tatarstan.ru/viberite-obshchestvennuyu-territoriyu-v-vashem.htm
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проектын булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде.