Никольский авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Хисап сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Дәүләт Советы депутаты, «КМИЗ» АҖ генераль директоры Михаил Сыровацкий катнашты.

Никольский авыл җирлеге составына җиде торак пункт керә: Никольский, Тарлаш, Пиголи, Сапуголи, Күнтәче, Беляково, Яңа Алан.

2020 елда республика программасы буенча Атабай трассасыннан Никольское авылына кадәр яңа асфальт юл салынган, Сапуголи авылы янында, Күнтәче һәм Пиголи авыллары юллары киселешендә Никольское авылына керү юлында яңа тукталыш павильоны урнаштырылган.
⠀⠀
Тротуарлар буенда 91 данә урам ут баганалары һәм 102 светодиод фонарь урнаштырылган.

Республика программасы буенча, Газификация фонды аша, Никольское, Күнтәчи, Пиголи, Беляково авылларында подрядчы оешма тарафыннан, 240 яктырткыч урнаштырылды.

«Таттелеком» АҖ Лаеш РУЭСы Никольский урта мәктәбендә интернет үткәрде.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Тарлаш авылында шәхси инвестор тарафыннан "Һәлак булган сугышчылар" һәйкәле төзелде.

Район Башлыгы Илдус Зарипов карары белән Тарлаш авылындагы Архиерейское күленә ял итү зонасы өчен җир участогы (мыска) бүлеп бирү мәсьәләсе уңай хәл ителде.

Үзара салым программасы буенча җыелган акчага Күнтәчи, Пиголи, Сапуголи авыллары юлларына вак таш җәелде, Яңа Алан авылы ясалма тигезсезлекләр куелды, Никольское авылы зиратын төзекләндерү буенча эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International