Чарада район Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Төп доклад белән җирлек башлыгы Людмила Стерякова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, аның составына 6 торак пункт керә: Нармонка, Астраханка, Тат.Кабан, Тәтеш, Карадул, Караеш авыллары.
Авыл җирлегендә барлык социаль объектлар да бар: мәктәп, балалар бакчасы, спорт.мәктәп, китапханә, даруханә, 5 ФАП, янгын часте, почта, саклык банкы бүлеге, җәмәгать мунчасы, дини объектлар һ. б.
2020 елда үзара салым программасы ярдәмендә Караеш авылындагы Солнечная урамы буенча 1,2 км юл ташланган, мәктәп һәм Пионерская урамнарында 1300 кв.м юл ремонтланган. Тәтеш авылында 80 м. суүткәргеч торба алыштырылды.
«Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программасы буенча Яшьләр урамы буенча 1 йорт ремонтланды. Үзәк һәм Яшьләр урамнарындагы ишегаллары «Безнең ишегалды»программасы ярдәмендә яңартылды. Шулай ук Үзәк урамындагы каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгына керү юллары да төзекләндерелде.
2020 елда Караеш авылында изге пәйгамбәр Илия чиркәве төзелә. Иганәчесе - "Холдинг-Капиталл"ҖЧҖ компаниясе. Якын арада аны ачу тантанасы булачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте.