Россия президенты урман комплексын цифрлы трансформацияләү турындагы федераль законга кул куйган

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерүгә, урман тармагының нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән федераль законга кул куйган. Кабул ителгән үзгәрешләр урман хуҗалыгын алып баруга принципиаль яңа алым нигезенә салыначак.

Асылда, документта агач материалын әзерләү, аны урнаштырудан башлап аны эшкәртүдән продукция җитештерү һәм продукцияне Россия Федерациясеннән чыгаруга кадәр, агач материалын тулысынча күзәтеп, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын оештыру күздә тотыла.

Агач материалын һәм аннан ясалган продукцияне бары тик электрон теркәлгән документ булган очракта гына транспорт белән алып бару рөхсәт ителә, әлеге документта милекче, йөк озатучы, йөк алучы, агачны алып баручы, аның күләме, токымы, сортименты, җибәрү һәм билгеләнеш пунктлары, транспорт чарасының дәүләт номеры турында мәгълүматлар, шулай ук, башкарылган булсалар, агач материалы белән алыш-биреш реквизитлары күрсәтелә. Гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агач материалын ташыганда, агач материалын ваклап сату базарыннан яки ваклап сату оешмасыннан 10 кубометрга кадәрге күләмдә сатып алган очракта, теркәлә торган электрон документ таләп ителми.

Диләнкедән алып чыкканнан соң агач материалын саклау бары тик урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән складларда гына мөмкин булачак, ә эшкәртүне фәкать үзләре турында системага белешмәләр кертелгән агач эшкәртү инфраструктурасы объектларында гына гамәлгә ашыру рөхсәт ителәчәк. Агач материалы һәм аны эшкәртүдән алынган продукция белән алыш-бирешләрне урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәү үтәү өчен мәҗбүри таләп булып тора.

Законда шулай ук Дәүләт урман реестрына кертелергә тиешле мәгълүматлар исемлеге дә каралган: урманнар турында, алардан файдалану, аларны саклау, яклау, торгызу, агач материалы һәм аның белән алыш-биреш турындагы документлар, шулай ук урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә итү, агач материалын исәпкә алуны һәм аны күзәтүне, аның белән алыш-бирешләр турындагы белешмәләрне исәпкә алуны тәэмин итү турындагы документлар.

Урман хуҗалыгында барлык документларны санлы төргә күчерү буенча законда техник чишелешләр каралган. Бүгенге көндә тармакта санлы трансформация күләме агач материалы белән алыш-биреш турында 3,5 млн. декларация һәм 9,8 млн. артык хокук билгели торган һәм хисап документлары: 206 мең аренда килешүе, 4,1 млн. урман утыртмаларын сату-алу килешүе, урманнардан файдалану турында 4,8 млн. хисап, 657 мең урман декларациясе һәм 40 мең дәүләт контракты.

Законда шулай ук Интернетта Дәүләт урман реестры белешмәләре чагылдырылачак бердәм электрон картаны булдыру йөкләмәсе дә бирелә. Карта түләүсез булачак һәм мәнфәгатьле барлык затлар аның белән танышып чыга алачак.

Моннан тыш, документта нигезләмәләр бар, алар нигезендә 2021 елда кайбер төбәкләрдә дәүләт урман күзәтчелеге вәкаләтләрен федераль дәрәҗәгә тапшыру, урман кишәрлекләре арендаторларының урман янгыннарын сүндерүдә катнашуы һәм урман кишәрлекләрен субарендага тапшырудан баш тартуы күздә тотыла.

Федераль закон 2021 елның 4 февралендә гамәлгә кергән, аерым нигезләмәләре өчен законда башка сроклар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International