Татарстанда коронавируска каршы вакцинацияләүгә 100 прививка пункты оештырылачак

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Вакцинация кампаниясе башланганнан бирле республикада 21 мең 245 кеше прививка ясаткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау өчен 100 прививка пункты оештырылачак.

«Узган атнада бездә шактый күп вакциналар килде. Медицина оешмаларына тарату эше дәвам итә, эш интенсивлыгы арта, прививкалар ясау пунктларының саны арта. Без 71гә кадәр арттырылачагын хәбәр иткән булсак, бүген без Татарстан Республикасы буенча 100 прививка пункты булдырылачагы турында сөйлибез», — дип белдерде Жаворонков.

Аның әйтүенчә, Татарстанда барлыгы 21 мең 245 кеше вакцинацияләнгән. Аларның 5 284е икенче дозасын алды.

«Вакцинация үткәрүгә Казанның 25тән артык предприятиесеннән гаризалар алынды. Бу зур предприятиеләр, без алар белән прививкалар ясау пунктларын оештыру турында сөйләшү алып барабыз», — дип билгеләп үтте Владимир Владимирович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International