Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Төп доклад белән җирлек башлыгы Ратмир Зотин чыгыш ясады.
Көек авыл җирлеге составына 4 поселок керә: Курманак, Көек, Мысовский һәм Алексеевск. Барлык йортлар да өзлексез электр һәм газ белән тәэмин ителгән.
Корманак авылы территориясендә мәдәният йорты һәм ФАП урнашкан. Хисап елында иганәчелек акчасына "Изге Богородица Покровасы" чиркәвен торгызу эшләре башланды.
Көек авыл җирлегендә «Латыйпова Л.Г.»крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы үсеш ала. Ратмир Зотин аларның җитәкчеләренә активлыклары һәм һәрьяклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.