Хәерби авыл җирлегендә 2020 елга йомгак ясалды. Чарада район Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Төп доклад белән җирлек башлыгы Минзалия Минбаева чыгыш ясады.
Ул җирлек составына ике торак пункт керә: Травкино һәм Хәерби авыллары.
Авыл җирлегендә барлык социаль объектлар да бар: мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, участок ветеринария пункты, балалар бакчасы, «Россия Почтасы» филиалы, китапханә, 2 мәчет һәм башкалар. Халык өзлексез су, газ, электр белән тәэмин ителгән.
Авылда үзара салым программасы актив үткәрелә. 2020 елда җыелган акчага иске зиратны төзекләндерү, урамнарны ремонтлау, электр тапшыру линиясен реконструкцияләү эшләре башкарылды. Хисап елында һәберсе 8 м. кублы 4 яңа бункер сатып алынган.
Хәерби авылы территориясенде «КМИЗ-ЛУЧ» ОООсы упышлы усеш ала. Бүгенге көндә өч цех бар, анда 47 җирле кеше эшли. Шулай ук «Вафин Р.К.» КФХсы да бар, ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 15 үзмәшгуль кеше теркәлгән.
2020 елда "Хәерби авылы тарихыннан сәхифәләр" китабын тәкъдир итү булды. Минзалия Минбаева актив авыл халкына һәм спонсорларга әлеге проектны тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде.
Авыл җирлеге башлыгы авыл җирлегенең үсеш кичерүен, халык саны артуын билгеләп үтте.