Лаешта Әфган сугышы сугышчыларын искә алдылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев катнашты.

"Меңләгән хәрби хезмәткәр, ант итеп, үзләренең хәрби бурычларын үтәп, батырлык үрнәкләрен күрсәтеп, үз тормышларын бирде. Бу куркыныч сугышта безнең якташларыбыз: Сергей Михайлович Кузнецов, Тәлгать Фәргать улы Вәлиев, Дамир Миңнулла улы Вафин, Илфар Низамович Билалов, Владимир Александрович Кургузин, Николай Иванович Варламов һәлак булды. Һәм без алар турында онытырга хакыбыз юк", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Анатолий Новиков.

Митингта катнашучылар: Әфган сугышы ветераннары, район җитәкчелеге, көч структуралары һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, укучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салдылар.

Бу сугыш аша Лаеш районыннан 100дән артык солдат һәм офицер узды. Күрсәткән батырлыклары өчен 18 сугышчы-интернационалист хөкүмәт бүләкләре: 7 орден (2 үлгәннән соң) һәм 11 медаль белән бүләкләнде.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International