Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бер ел эчендә 72,3% ка кадәр арткан. 2019 елда бу күрсәткеч 67,5% тәшкил итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, республикада 1 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, өч яшькә кадәрге 23 705 бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителгән. 2019 елда шундый ук яшьтәге 20 868 бала балалар бакчаларына йөргән.
Измайлова билгеләп үткәнчә, узган ел ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен 5 240 урынга 26 балалар бакчасы төзелгән, шулай ук бер мәктәпкәчә учреждение бинасы реконструкцияләнгән. "Тулаем алганда, өч яшькә кадәрге балалар өчен 2610 урын булдырылган", - дип ассызыклады ул.
Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, Казанда тугыз балалар бакчасы кертелгән, өчесе – Чаллыда, икесе – Түбән Камада, Яшел Үзән, Арча һәм Буа районнарында, берсе – Әлки, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Тукай районнарында.
1 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Биектау, Питрәч һәм Лаеш районнарында өч яшькә кадәрге 9 377 бала балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителмәгән.
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 2021 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле җиде юнәлеше билгеләнгән.