ИТ-паркта узган акциядә 30 кеше сөяк миенең потенциаль донорлары булды

2021 елның 26 феврале, җомга

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистрының әһәмияте турында» лекциясе узды. Лекциядән соң теләүчеләр милли регистрны тулыландыру өчен үрнәк (буккаль эпителий) тапшыра алдылар. Барлыгы 30 кеше потенциаль донорлар булды.

Чарада ИТ-парк директоры Александр Борисов, лейкодистрофия белән авыручы гаиләләр берләшмәсенә нигез салучы, лейкодистрофия юнәлешендә Бөтенроссия сирәк (орфан) авырулар җәмгыяте вәкиле Әнисә Николаева, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, «сөяк мие донорларының Приволжский регистры» АКБО җитәкчесе урынбасары, ТР буенча Русфонд бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Сперанская һәм башкалар катнашты.

Ачык лекциядә орфан авыруы булган баланың туу куркынычын минимальләштерү, орфан саклану кирәклеге, сөяк миен трансплантацияләү процедурасына кагылышлы мөһим темалар күтәрелде.

Шулай ук онлайн-форматта лекциягә Хадасс клиникасының сөяк миен трансплантацияләү бүлеге мөдире Ирина Зайдман да кушылды.

Лекциядән соң буккаль эпителиянең ачык җыелышы узды. Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин шулай ук акциядә катнашты һәм чара алдыннан үрнәкләрне тапшырып, сөяк миенең потенциаль доноры булды. ИТ-парк директоры Александр Борисов та милли регистрга кушылды.

Чараны республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк, «Evolution» Креатив Агентлыгы һәм «Инвитро»медицина компаниясе катнашында Идел буе сөяк мие донорлары регистры оештырды. Чара Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International