Татарстанда вакциналаштыру пунктлары саны 153 гә кадәр артты

2021 елның 26 феврале, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопухов коронавирустан вакцинацияләү пунктларының саны артты һәм 153кә җитте, дип белдерде. Монда фельдшер-акушерлык пунктлары базасында вакцинацияләүнең стационар һәм мобиль пунктлары кертелгән.

Бүгенге көндә 75 922 кеше вакциналаштырылган, шул исәптән тәүлек эчендә-2 172. Икенче дозаны 13 620 кеше алды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавируска вакцинация ясау өчен чират калмады диярлек, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International