Лаеш үзәк хастаханәсе узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады һәм 2021 елга планнар билгеләде. Чарада район Башлыгы Илдус Зарипов, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнаштылар.
Төп доклад белән Лаеш РҮХнең баш табибы Елена Коробова чыгыш ясады.
Республика буенча гомуми рейтингта безнең район ышанычлы рәвештә 6 нчы урынны алып тора. Елена Коробова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау өлкәсенә 42 медицина учреждениесе тәкъдим ителгән, аларда 389 өлкән һәм урта персонал эшли. Узган чорда 15 табиб кабул ителде, шул исәптән 9ы - «земский доктор» һәм 1 «земский фельдшер»программалары буенча. Хисап елында Орел авылында 1 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Шулай ук 14 млн. сумнан артык суммага заманча медицина җиһазлары кайтарылды. Район буенча уртача гомер озынлыгы уңай динамиканы күрсәтә һәм бүгенге көндә 73,5 ел тәшкил итә. Елена Коробова «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мондый нәтиҗәләргә ирешелде, дип ассызыклады. Туучылар санын арттыру һәм абортларны профилактикалау шулай ук халыкның табигый артуын тәэмин итте.
Спикер авыллардагы ФАПларның матди-техник базасын яхшырту һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне 2021 елга төп эш юнәлеше дип атады.
Үз чыгышында РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Республика хастаханәсе киләчәктә дә Лаеш РҮХ белән актив хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде: «Без сезгә үзара ярдәм итү һәм тәҗрибә алмашу өчен һәрвакыт ачык», - дип билгеләде ул.
Район хастаханәсе эшчәнлеген бәяләп, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко табибларга һөнәри осталыклары һәм үҗәтлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, министрлык киләчәктә дә халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын яхшырту өчен бөтен көчне куячак.
Район башлыгы Илдус Зарипов районның медицина коллективына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтле. Сезнең кулларда иң кыйммәтле әйбер – тормыш һәм сәламәтлек. Район безнең сәламәтлек саклау системасына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер".
Чара республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.