2021 елда алар 4-8 сыйныф укучылары өчен штат режимында, ә 11 сыйныф өчен - мәктәп карары буенча узачак. Барлыгы БТЭга 7 миллионнан артык укучы язачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
- 11 сыйныф укучылары өчен-1 марттан 26 мартка кадәр, калган сыйныфлар өчен - 15 марттан 21 майга кадәр узачак. Һәр сыйныф һәм мәктәп предметының конкрет даталарын үзләре билгеләячәк, - дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
Беренче булып эшне унберенче сыйныф укучылары язачак. Алар өчен тикшерүләр тарих, география, биология, химия, физика һәм чит тел буенча узачак. Бу чаралар мәктәп карары нигезендә, БДИ тапшыру өчен санап үтелгән фәннәрне сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк.
Бу тикшерү эшләре инде мәҗбүри. Моннан тыш, барлык 7 сыйныф укучылары да 1 апрельдән 21 майга кадәр чит тел (инглиз, немец яки француз) буенча БТЭ язачаклар.