Татарстанда тагын ике ресурс үзәге булдырырга планлаштыралар. Хәзер республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
"Татарстанда 29 ресурс үзәге икътисадның реаль секторы өчен булдырылган, сигезе — авыл хуҗалыгы өчен, дүртесе — мәгариф өлкәсе өчен. Бүгенге көндә аларда 42 меңнән артык студент белем ала. Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Тагын ике ресурс үзәге булдыру планлаштырыла", - дип сөйләде докладчы.
Сидоренко сүзләренә караганда, программаны гамәлгә ашыруның җиде ел эчендә республика бюджетыннан ресурс үзәкләрен булдыруга 5,8 млрд.сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
Аларны төзүгә республика бюджетыннан 492 млн сум акча тотылган. Шул исәптән 29 млн. сумнан артык уку җиһазлары сатып алуга һәм 462 млн. сумнан артык — биналарны капиталь ремонтлауга тотылган, дип билгеләп үтте һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы.
Ул яңа ресурс үзәкләрендә 30дан артык төп урта һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. Юнәлешләр һәм белгечлекләр эш бирүчеләр белән берлектә билгеләнә.
Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм 2020 елда аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре ясалды. Татарстанлылар тарафыннан ведомство алдына куелган бурычларның берсе квалификацияле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре санын 37дән 41кә кадәр арттыру булды.