"Семрук" ны сизелерлек үзгәрешләр көтә

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Лаеш шәһәренең «Семрук» паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта район Башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.

Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган очракта, проектны гамәлгә ашыру өчен төбәк һәм федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, әлеге рекреацион-мәдәни паркны Лаеш районы халкы ике атналык тавыш бирү барышында үзләре сайлады. 

Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә элек Лаешта "Кама диңгезе " пляжы һәм Экстрим-парк булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International