Татарстан халкы татар телендә язылган хаталар һәм язулар турында хәбәр итә ала

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия) инициативасы буенча үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Президентының «татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 2020 елның 6 июлендәге ПУ-384 номерлы Указы нигезендә оештырыла.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

  • "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасының iOS яки Android операцион системасына ярдәм итүче җайланма өчен мобиль кушымтасын урнаштырырга;
  • "Халык контроле" ТР ДМС мобиль кушымтасында (яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтының «Халык контроле» бүлегендә) авторизацияләнергә, "исемнәрдә һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга;
  • Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның атамаларында һәм язуларында, элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталары булган фотоматериаллар белән (нинди оешманың булуы күренеп торырга тиеш) хәбәрнамәне (хәбәрне) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның төгәл адресын күрсәтеп җибәрергә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчесе билгеләнә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның IV кварталында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International