1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу язгы чорда юл киемнәренең нигезе артык начараюга бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә тәэсир итә.
2021 елда язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары исемлеге Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, аннары «юл-транспорт комплексы», «юл хуҗалыгы», «хәрәкәтне чикләү»бүлекчәләрендә урнаштырылган.
20 майдан 31 августка кадәр төбәк әһәмиятендәге барлык автомобиль юлларында көндезге һава температурасы 32°C дан югарырак булган очракта авыр йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен 10: 00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнәчәк.