Татарстан урман хуҗалыкларында 2021 елгы язгы урман культуралары сезонына әзерләнәләр

2021 елның 5 марты, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә 2021 елгы язгы урман культуралары сезонына әзерләнәләр. Хәзерге вакытта, мәсәлән, урман хуҗалыкларында урман хуҗалыгы техникасы һәм урман торгызу һәм машина-трактор паркындагы урман үрчетү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган башка чаралар ремонтлана һәм аларга хезмәт күрсәтелә. Кирәкле урман культуралары инвентаре да сатып алына.

Урман культуралары сезоны 19 апрельдә башланыр дип көтелә. 2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында  3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла. Әйтик, урман культураларын утырту – 1,4 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,3 мең га, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 104 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.

Урман культураларын агротехник тәрбияләү эшләре 14,3 гектар мәйданда башкарылачак, язгы һәм көзге чорларда аларны ишәйтү буенча 4,2 гектарда чаралар гамәлгә ашырылачак.

Бу эшләрне башкару өчен узган ел Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә 23,3 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 37,4 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International