Татарстанда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләре дәвам итә

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Чаралар комплексы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар белән очрашулар үткәрелә, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә. Очрашу барышында республиканың дәүләт урман инспекторлары катнашучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык, урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, агач кисү калдыкларыннан, аунак коры-сарыдан һәм янучан башка материаллардан чистарту яки урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән аерып чыгару кирәклеге турында искәртәләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада урман фондына караган җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга 931 кисәтү бирелгән.

Татарстанда янгын куркынычы сезоны апрель урталарында башланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International