Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерүгә 14 млрд сум акча тотылган

2021 елның 5 марты, җомга

Хисап чорында, 2020 елны исәпкә алып, 14 млрд.сумнан артык акча иҗтимагый киңлекләр белән бәйле бурычларга юнәлдерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов хәбәр итте.

«Хисап чорында, 2020 елны исәпкә алып, без иҗтимагый киңлекләр белән бәйле бурычларга 14 млрд.сумнан артык акча җибәрдек. Бу сумманың 9 млрд 765 млн сумы - нәкъ республика акчалары. Калган аерма - федераль ярдәм һәм грантлар программасы, алар кече шәһәрләргә һәм тарихи җирлекләргә юнәлтелә», - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук беренче министр урынбасары барлык гаризалар да урыннарда, республика эчендә формалаштырылган белгечләр тарафыннан эшләнүен дә өстәде: «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр буенча Конкурс – бу конкурста катнашу өлешендә урыннарда иң югары пилотаж күрсәтүче проект, һәм монда бездә урыннарда формалаштырылган белгечләр җәлеп ителгән. Без зур компетенцияләргә ирештек, тиешле белгечләр пулын формалаштырдык, алар бүген Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында да, урыннардагы башлыкларда да бар. Бу безгә федераль конкурста максималь күрсәткечләр белән катнашырга мөмкинлек бирә».

Исегезгә төшерәбез, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенрәссәй конкурсы 2018 елдан бирле үткәрелә. Конкурста 100 меңнән артык кеше яши торган кече шәһәрләр һәм федераль һәм административ үзәкләрдән һәм федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән тыш региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр катнаша ала. Өч ел эчендә конкурста катнашу өчен Татарстаннан 26 проект 1 млрд. 635 млн. сумлык грантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International