Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Цифрлы икътисад өлкәсендә белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирә

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көндезге һәм читтән торып форматтагы киңәшмәгә Россиянең әйдәп баручы университетларының 200дән артык ректоры, шул исәптән МДУ, МФТИ, СПбДУ, ИТМО, ДВФУ, шулай ук Яндекс, Mail.ru - Саклык банкы, X5 Retail Group, РТЮ, Аэрофлот һәм Росатом эре компанияләре вәкилләре дә кушылды.  Катнашучыларның гомуми саны 500 дән артык кеше булды.

Киңәшмәдә катнашучылар югары һәм урта һөнәри белем бирү системасын һәм индустриаль компанияләрнең икътисадның өстенлекле тармакларын югары квалификацияле, ИТ-компетенцияләргә ия булган кадрлар белән тәэмин итү ихтыяҗларын берләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр үсешнең илкүләм максаты буларак цифрлы трансформацияне билгеләде. Илкүләм максат кысаларында икътисадның һәм социаль өлкәнең, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф, шулай ук дәүләт идарәсенең төп тармаклары «санлы җитлегү»нең дүрт күрсәткеченә ирешергә, электрон рәвештә күрсәтелә торган массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр өлешен 95%ка кадәр арттырырга, Интернетка киң полосалы керү мөмкинлеге булган йорт хуҗалыклары өлешен 97%ка кадәр җиткерергә, шулай ук ИТ өлкәсендә илебез карарларына кертемнәрне дүрт тапкыр арттырырга кирәк иде. Бу бурычларны үтәү өчен югары квалификацияле ИТ-кадрлар бик кирәк.

Иннополис университеты цифрлы икътисад өчен конкурентлыкка сәләтле кадрлар әзерләү буенча актив эш алып бара. Югары уку йортының тиешле белем бирү программаларын эшләүдә тармак үзенчәлеген һәм базар ихтыяҗларын белүче алдынгы Россия компанияләре белгечләре катнаша. Нәкъ менә шуңа күрә «Киләчәк өчен кадрлар» бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп Иннополис инновацион шәһәре сайланды да инде.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» темасы кысаларында нотык белән РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков чыгыш ясады. Мәгариф һәм индустриаль сәнәгать өлкәсендә цифрлаштыру турында Иннополис Университеты, РАНХиГС, «Станкин» МДТУ вәкилләре сөйләде. Мәгариф һәм фәндә ясалма интеллект технологияләрен куллану турында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Уфа дәүләт нефть техник университеты вәкилләре дә чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар «Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кадрлар җәлеп итү һәм әзерләү буенча Иннополис тәҗрибәсе турында»гы нотыкны тыңладылар.

Киңәшмә барышында өстәмә һөнәри белем бирү программасы тәкъдим ителде, аның буенча 2024 елга квалификация күтәрү икътисадның өстенлекле тармаклары өчен студентлар әзерләүче югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының профессор мөгаллимнәр составының кимендә 30%ы һәм әзерлекнең ИТ-юнәлешләре мөгаллимнәренең 70%ы узачак.

Шулай ук 2021 елда төп белем бирү программаларын ишәйтүгә тәкъдим ителә торган исемлекләр, 2021 елда актуальләштерелә һәм эшләнә торган һөнәри стандартлар исемлеге тәкъдим ителде. Квалификация күтәрү программалары ИТ-белгечләрдә цифрлы компетенцияләр булдыруга да, ИТ-белем бирү кысаларында югары квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә дә юнәлдереләчәк.

Проектның төп бурычларының берсе – кадрлар әзерләү моделенең масштаблылыгын тәэмин итә торган федераль белем бирү платформасын формалаштыру. Проектның «юл картасы» 2021-2024 елларга исәпләнгән.

Киңәшмәдә югары уку йортларына Иннополис Университетының терәк мәгариф үзәге консорциумына керергә тәкъдим ителде. Бүгенге көндә консорциумга 70тән артык мәгариф оешмасы кергән инде.

Иннополиста узган киңәшмә кысаларында шулай ук 11 түгәрәк өстәл узды, анда икътисадның өстенлекле тармакларын цифрлаштыру турында фикер алыштылар (Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указы нигезендә).

"Цифрлы трансформация – Россия Президенты билгеләгән яңа илкүләм максат. Һәм аңа ирешү өчен югары квалификацияле белгечләр кирәк. Илебезнең ІТ-индустриясе үсешенең төп нокталарының берсе Иннополис университетында бу юнәлештә актив эш алып бара. Безнең уртак бурыч – тармак ихтыяҗлары һәм югары уку йортларының уку программалары арасындагы аерманы киметү, квалификацияле һәм кирәкле белгечләр санын арттыру», - диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков ИТ-өлкәдә яхшы кадрлар – ул һәрвакыт база дисциплиналары, барыннан да элек математика буенча фундаменталь әзерлек, дип билгеләп үтте. «Безнең математика мәктәпләре бик яхшы. Бүген без моңа беренче чиратта игътибар бирәбез. Шуңа күрә киләчәктә стандартларны үзгәртү һәм фундаменталь белем бирүнең иң яхшы традицияләрен саклап калу арасындагы балансны саклау мөһим», - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов федераль коллегаларга бу зур киңәшмә Иннополиста – илнең иң яшь һәм югары технологияле шәһәрендә узганы өчен рәхмәт белдерде. "Цифрлы технологияләрнең көчле үсеше эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә йогынты ясый. Монда цифрлы компетенцияләргә ия булган белгечләр булу мөһим. Татарстанда без яңа бурычлар нигезендә кадрлар әзерләү буенча үз программаларыбызны үстерәбез. Бу өлкәдә Иннополис Университетына, цифрлы икътисад өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча терәк үзәк буларак, мөһим роль бирелә", - дип өстәде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International