5 март көнне Лаешта 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бәйрәм концерты булды.
Кунакларны һәм тамашачыларны район Башлыгы Илдус Зарипов котлады. Башлыкның баянда 2 мелодия уйнавы һәркем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Видео Лаеш районы аккаунтында Инстаграммада урнаштырылган.
Шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лаеш районы матбугат хезмәте.