Татарстанда урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеге тикшерелә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2021 елда башланачак урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Бу максат өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре составында махсус комиссия төзелде.

Комиссия «Алабуга урман хуҗалыгы ДБУ, «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ, «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ,  шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ оешмаларында булды инде. Тикшерү барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.

«Билгеләнгән критерийлар нигезендә, урман янгыннарын сүндерү станцияләре 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзер», - дип шәрехләде Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

Исегезгә төшерәбез, урманнарны янгыннардан саклау эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында быел Министрлык карамагындагы учреждениеләргә 28 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын автоцистерналары, УАЗ-390945 кече урман патруле комплекслары, УЛПК 4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплекслары) һәм 248 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алыначак һәм тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International