Бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу өлешендә законнарны үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров утырышта доклад белән чыгыш ясады. «Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, урманны саклау һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш мәсьәләсе безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора», – дип ассызыклады ул.
Шулай итеп, 2020 елда федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасында 23 меңнән артык контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән һәм урман законнарын бозуның 437 очрагы ачыкланган.
«Административ җәза билгеләү турында 668 карар чыгарылды, шуларның 124се – кисәтү рәвешендә, 2,5 миллион сумлык административ штрафлар билгеләнде», – диде Рәис Гомәров.
Министр урынбасары шулай ук Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләү, транспортлау, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссиянең эш нәтиҗәләренә, «Агач ташучы машина» һәм «Чыршы» тармак-ара оператив-профилактика чараларына, урманнарны яңадан торгызу тәртибенә һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек эшләренә тукталды.
«2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, урманнардан җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалы казылма эзләү һәм чыгару, сусаклагычлар, гидротехника корылмалары төзү һәм эксплуатацияләү, линияле объектлар төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, агач материалы һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен файдаланучы арендаторлар Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданына урманнарны торгызу яки үрчетү эшләрен башкарырга тиеш, – дип аңлатты Рәис Гомәров. – Бу урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен (мондый кишәрлек мәйданына тигез мәйданда) үзгәртү турында үтенеч язуы яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла, шул исәптән, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очракларыннан тыш, урман фонды җирләрен башка категорияләргә күчерүгә бәйле рәвештә дә».
2020 елда республикада 14,5 га мәйданда компенсацияле урман торгызу эшләре үткәрелде, дип өстәде министр урынбасары.
Аннары утырыш барышында Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 статьясына үзгәреш кертү турындагы закон проекты, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендәге кайбер федераль закон проектлары каралды.