Хәзерге вакытта республиканың 31 муниципаль районы шәһәр төзелешенең яңа стандартларын сынап карау өчен участоклар бирергә әзер.
Татарстан алдына территорияләрне комплекслы үстерү стандартларын (КРТ) кертү буенча Россия төбәкләре өчен үрнәк булу бурычы куелган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетының күчмә утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.
"Территорияләрне комплекслы үстерү буенча куелган бурычларны исәпкә алып, без башка төбәкләр өчен дә үрнәк булырга тиеш. Өстәвенә, безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе булып тора", - диде Кудряшев.