Лаеш районында коронавирус инфекциясенә каршы актив вакцинация дәвам итә. Иртәгә 94 яшьлеген билгеләп үтәчәк Хәбирә Гыйбадуллина икенче доза прививка ясады. (Вакцинация ике тапкыр өч атна тәнәфес белән башкарыла).
«Мин прививкалардан курыкмыйм», - ди ул.
Аның кызы Венера Нуриәхмәтова сүзләренә караганда, Хәбирә Лотфулла кызы аларның үрнәгенә иярергә һәм прививка ясарга булган.
Ике вакцинаны да ул өзлегүләрсез кичерде һәм бүген үзен бик яхшы хис итә.
Лаеш хастаханәсендә билгеләп үтелгәнчә, прививкаларның иң зур процентын 50дән өлкәнрәкләр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, вакцинация алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Лаеш районы матбугат хезмәте.