Рослесхозда «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар

2021 елның 12 марты, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Чарада Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, максатчан индикаторларга ирешү, урман культуралары һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алу мәсьәләләре тикшерелде.

Аерым алганда, Михаил Клинов учреждениеләрне махсус техника һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларын үз вакытында үзләштерү кирәклеген ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 3,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару планлаштырыла. Проект буенча бүлеп бирелгән финанс хисабына 67 берәмлек урман хуҗалыгы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы, шулай ук 248 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International