«Россиядә юл төзелеше: күперләр һәм ясалма корылмалар» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференция барышында төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерүнең һәм төзүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Росавтодор җитәкчесе урынбасары Евгений Носов, «Автодор» ДК юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм эксплуатацияләү идарәсе рәисе урынбасары Игорь Астахов, «РАДОР» ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, шулай ук «Р. О. С. АСФАЛЬТ» ассоциациясе президенты Николай Быстров катнашты.
Евгений Носов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 5,5 меңнән артык ясалма корылма авария хәлендә һәм авария хәленә якын. Тагын бер мөһим проблема булып автомобиль һәм тимер юлларның бер катлы киселешләре тора – моның сәбәбе даими рәвештә барлыкка килә торган бөкеләр генә түгел, ә хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен куркыныч чыганагы булу. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру әлеге проблемаларның кискенлеген раслады.
2019 елның июнендә юл хуҗалыгы буенча Дәүләт Советында РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә, авария хәлендәге ясалма корылмаларны реконструкцияләү һәм төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда юл үткәргечләр төзү буенча программа эшләнде. Масштаблы эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проекты кысаларында узачак.
2024 елга кадәр төбәкләргә федераль бюджеттан күперләрне норматив хәлгә китерү өчен 200 млрд сумнан артык акча һәм 121 юл үткәргеч төзү өчен тагын 90 млрд сум тирәсе юнәлдереләчәк.
2021 елда илнең 84 субъектында илкүләм юл проекты кысаларында транспорт инфраструктурасын норматив хәлгә китерү буенча масштаблы чаралар планлаштырылган. 2021 елгы чаралар программасына бүгенге көндә барлыгы 4,7 меңнән артык объект кергән.
«Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыруга бюджетара трансфертларның гомуми күләме якынча 48 млрд сум тәшкил итә. Моннан тыш, РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 26 февралендәге 75-р боерыгы нигезендә, Россия төбәкләрендә юллар төзелешенә өстәмә 100 млрд сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде, шулардан милли проект чараларына 53,8 млрд сум юнәлдереләчәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстанга региональ әһәмияткә ия булган Казан - Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү, Казанда Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге М-7 Идел автомобиль юлына кадәр һәм Зур Казан боҗрасы автомобиль юлын төзү кебек эре объектларга өстәмә рәвештә акча бүлеп бирелгән.