Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде.
Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында белемнәрне тарату.
Бәйрәм кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр, лекцияләр, презентацияләр, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар уздырачак.