Быел бөтен Россия буенча инде бишенче тапкыр уза торган «ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары рус теле буенча белемнәрен тикшерә алачак. Татарстанда акция 17 мартта узачак.
Рус теле-БДИ-2021дә катнашучылар өчен бердәнбер мәҗбүри фән. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән, ул гадәти өч–дүрт сәгатькә түгел, ә кыскарак вакытка исәпләнгән. Әмма алар төрле типтагы биремнәр белән танышу мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта ата-аналар өчен биремнәр чыгарылыш сыйныф укучыларына тәкъдим ителгән биремнәр белән охшаш.