Киров өлкәсе делегациясе Лаеш районына эш визиты белән килде. Район белән кунакларны район Башлыгы Илдус Зарипов таныштырды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда Татарстан белән Киров өлкәсе арасында муниципальара хезмәттәшлек һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Эшлекле очрашу барышында делегация Лаеш районының кайбер сәнәгать һәм социаль объектларында булды. Шулай итеп Комлы Кавал авылында кунакларга табиб амбулаториясен, «Алтын ачкыч» балалар бакчасын һәм «Дуслык»балалар-яшүсмерләр спорт-сәламәтләндерү үзәген күрсәттеләр. Аларга федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.
Кирби авылында «КМИЗ-Луч» АҖ заводы эшчәнлеге турында предприятиенең генераль директоры Нур Шакиров сөйләде. Кунаклар бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментларын җитештерү буенча гамәлдәге цехлар һәм үсеш планнары белән таныштылар.

Медицина инфраструктурасы белән шулай ук Сокуры авылында да таныштылар. Делегациягә модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Идел-Нократ төбәгендә чөгә үрчетү буенча программаны гамәлгә ашыруның барышы турында кунакларга «Биосфера-Фиш»та сөйләделәр.

Эш сәфәре Лаеш шәһәрендә тәмамланды. Кунакларга ябык «Лаеш Арена» шугалагын, «Кама диңгезе» пляжын һәм шәһәрнең тарихи өлешен күрсәттеләр. Шулай ук район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International