Лаеш районы гаиләләре Район мәдәният йортында үзләренең шәҗәрә агачларын, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән аш-суларын, алар өчен кыйммәтле әйберләрне күрсәттеләр.
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов мактаулы кунаклар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионованы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманованы озатып йөрде.
Конкурс шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Лаеш районы матбугат хезмәте.