Лаешта район башлыгы кубогына хоккей турниры тәмамланды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Катнашучылар командаларын Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе киңәшчесе Валерий Васильев һәм эшкуар Василий Ляшик сәламләде.

"Матур уен өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәсем килә! Сез чын профессионаллар булуыгызны күрсәттегез",- дип билгеләп үтте башлык үз чыгышында.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә::
1 урын: Габишево ХК
2 урын: Усад-Столбище ХК
3 урын: Атабай ХК.

Шулай ук турнирның иң яхшы сакчысы дип Атабай авылыннан Айрат Кадыйров танылды, иң яхшы һөҗүмче-Столбище авыл җирлегеннән Никита Кузин, ә иң яхшы капкачы дип Габиштан Абдуллин Раиль танылды.
Хоккейчыларны котлыйбыз!

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International