"Россельхозбанк" АҖнең Татарстан филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина Лаеш районы җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә 2020 ел нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә. Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә.
Ипотека кредиты биш каттан да артмаган күпфатирлы йортларда урнашкан торак биналар сатып алуга бирелергә мөмкин. Элегрәк кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитын кулланганда, җир участогы заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин.