Лаеш районына Россия Дәүләт Думасы депутатлары килде

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Алар берничә объектта булдылар һәм район Башлыгы Илдус Зарипов белән очраштылар. Депутатлар корпусын Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкләде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов, аның урынбасарлары Марсель Габдрахманов катнашты.

Яклар Лаеш районында яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бүген кайбер авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар узды. Төзекләндерү, икътисад һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International