Татарстанда "фермер мәктәбе " ндә гамәли дәресләр башланды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстанда «фермер мәктәбе» ндә гамәли дәресләр кош ите җитештерүне өйрәнү белән башланып китте. Хәзер беренче төркем укучылары Яшел Үзән районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчесе Кадрия Лотфуллинадан тәҗрибә алалар.

Белем бирү проектында катнашучыларның берсе, Лаеш районы фермеры Елена Нигъмәтҗанова билгеләп үткәнчә, гамәли дәресләрдә теория яхшырак үзләштерелә. "Кошчылык фабрикасы буенча экскурсия һәм аның хуҗасы белән очрашу минем өчен аеруча тәэсир калдырды. Шулкадәр мавыктыргыч һәм кызык булды ки, аз гына вакыт эчендә без үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап алдык. Минем бизнес юнәлеше охшаш булуга карамастан, мин үзем өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдым, аерым алганда, ветеринария буенча", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Елена Нигъмәтҗанова.

"Фермер мәктәбе" тыңлаучыларының барлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 40 күчмә практик дәрес планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International