Бүген Лаеш районының район мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.
Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Лаеш, Яңа Чишмә районнарыннан килгән катнашучылар концерт номерлары һәм шәҗәрәсен презентацияләү белән визит карточкаларын күрсәттеләр. Жюри хөкеменә традицион милли ризыклар да тәкъдим ителде.
Нурлат районыннан Морозовлар - Васильевлар гаиләсе җиңүче булды. Алар 15 майда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак республика этабында катнашачаклар.