Бүген традицион киңәшмә кысаларында берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков су басу зонасында урнашкан территорияләрне тикшереп торуны көчәйтергә кушты. "Синоптиклар фаразларына караганда, җылыну көтелә, язгы ташкынның яңа дулкынына әзер булырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук ул хәзерге вакытта безнең районда актив рәвештә үткәрелә торган диспансеризация узу кирәклеген билгеләп үтте. Чүпне вакытында чыгару мәсьәләләре дә каралды. КОМЕХ вәкиле сүзләренә караганда, техника ватылу белән бәйле кыенлыклар килеп чыккан. Бүгенге көндә проблемалар бетерелгән, өстәмә машиналар эшли. Әмма каты көнкүреш калдыклары категориясенә керми торган контейнерларда чүп-чар өю күзәтелә. "Чүп савытларына ботаклар ташлау тыела, дача участокларында компост өчен чокырлар ясарга кирәк", - дип аңлатты ул. Шулай ук районның оператив хәле, язгы кыр эшләренә әзерлек, җылыту сезонының тәмамлануы, үзәк китапханә эше турында да сүз барды.