"Фермер мәктәбе" ндә катнашучылар Лаеш районында уңышлы агробизнес тәҗрибәсен үзләштерделәр

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Россельхозбанкның «фермер мәктәбе» ндә катнашучылар Лаеш районының берьюлы ике алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар. Бу-сыер ите җитештерүче «Зарипов Гафур Борһан улы» крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм үрдәк итеннән һәм аттан продукция җитештерү белән шөгыльләнүче «Каусар» авыл хуҗалыгы (сәүдә) кулланучылар кооперативы.

Якын арада «фермер мәктәбе» ндә катнашучылар өчен тагын бер гамәли дәрес узачак. Биектау районында урнашкан «Латыйпова» крестьян-фермер хуҗалыгының роботлаштырылган комплексы хуҗалары авыл хуҗалыгы тармагында уңышларга ирешүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Барлык теоретик һәм практик дәресләр йомгаклары буенча катнашучылар үз бизнес-проектларын яклауга тәкъдим итәчәкләр, ә соңыннан «фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачак. Укулар «Россельхозбанк» АҖ финанславы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International