24 апрель көнне Атабай урта мәктәбе укучылары белән, «Парламент дәресләре» кысаларында, җирле үзидарә депутатларының очрашуы булды. Бу «Парламент дәресләре» гаять кызыклы һәм мөһим темага- дәуләт символларына багышланды. Герб, Флаг, Гимн турында кызыклы материалларны укучылар, укытучылар һәм депутатлар үзара фикер алыштылар. Герб, Флаг, Гимн дәуләтебезнең аерылгысыз атрибуты, нәкъ шулардан гражданлык һәм патриотик аң башлангыч ала. Ватанга һәм туган якка карата горурлык һәм мәххәбәт хисләре тәрбияләнә.
.jpg)