Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды»

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу-агымдагы елда Күзәтчелек советының икенче утырышы. Ул хәбәр иткәнчә, бүген махсус икътисадый зона территориясендә 3,9 мең эш урыны булдырылган, 107 резидент һәм 26 партнер-компания эшли, 76 стартап гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Иннополис» МИЗ мәйданчыгында шулай ук инновацион инфраструктура булдыру буенча яңа проектлар гамәлгә ашырыла, торак төзелеше буенча планнар бар.

Утырыш барышында гомуми инвестицияләр күләме 3 млрд. сумнан артык булган 11 компания проектлары расланды. Резидентлар һәм партнерлар 400 дән артык югары квалификацияле эш урыны булдырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International