Лаеш районы " Хәтер бакчасы "акциясенә кушылды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Лаешта Ак тауларда «Хәтер бакчасы»табигатьне саклау акциясе узды.

Район Башлыгы Илдус Зарипов, «Транснефть – Прикамье» АҖ җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре мең яшь нарат үсентеләре утырттылар.

Халыкара акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрүгә һәм Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итү органының оешуына 100 ел тулуга багышланган.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International