Үзәк базасында депутатлар хакимият органнары белән актуаль проблемалар һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре турында фикер алышалар, аларны хәл итү юлларын ачыклыйлар.
«Бу үзәк гражданнардан килгән хатлар һәм телдән мөрәҗәгатьләр, шул исәптән социаль челтәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр белән дә оператив рәвештә эшләячәк. Безгә һәр гражданны ишетү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов оператив үзәк базасында узган беренче очрашу барышында.
Очрашуда бөер авырулары булган балаларны реабилитацияләү, белгечләр җитмәү һәм балалар хастаханәләре төзелеше, инвалид балаларны дарулар һәм тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.