Лаешта АТК һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Лаешта террорчылыкка каршы комиссиянең һәм районның оператив төркеменең уртак утырышы булды. Анда район башлыгы-комиссия рәисе Илдус Зарипов катнашты.

Берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү, балалар лагерьларында һәм белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары, авыл җирлекләрендә терроризмны профилактикалау һәм терроризм идеологиясенә каршы комплекслы планны гамәлгә ашыру буенча эшне камилләштерү турында сүз барды.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International